Болар кызыклы!
1 сентябрь 2023, 17:25

“Алтын алма”: үзе тәмле, үзе файдалы

Ул - бөтен дөнья халкы яратып ашаган яшелчә.

“Алтын алма”: үзе тәмле, үзе файдалы“Алтын алма”: үзе тәмле, үзе файдалы
“Алтын алма”: үзе тәмле, үзе файдалы

Әле помидорлар өлгергән вакыт. Хуҗабикәләр алардан мең дә бер төрле ризык әзерли. Билгеле ки, помидор — бөтен дөнья халкының иң яратып ашаган яшелчәсе. Сусыл  һәм кып-кызыл помидорны ашау - җәй куанычларының берсе. Әйдәгез, аның кешегә файдасын янә искә төшерик.

            Помидорлар файдалы матдәләргә: җепселләргә, пектин, каротин, С һәм Е, шулай ук В төркеме витаминнарына һәм фолий кислотасына бай. Яшелчәнең бу сыйфатлары кешенең иммунитетына ярдәм итә һәм көч-хәл бирә.

            Аның төп файдалы үзенчәлеге: яман шеш авыруын булдырмаска ярдәм итә.

            Томатларның файдасы турында күпсанлы тикшеренүләр раслый. Помидорга табигый кызыл төс бирүче ликопин яман шешкә каршы көрәшә. Cancer Causes & Control       журналында басылган тикшеренүләр нәтиҗәләре көн саен помидор ашаган ир-егетләрдә, ашамаганнарга караганда, простата яман шеше куркынычы 28 %-ка түбәнрәк булы турында сөйли. Ликопин безнең тәнебезне тире яман шешенә китерүче агрессив кояш нурыннан саклый. Шунысы кызыклы, югары температурада ликопин концентрациясе кимеми, киресенчә икеләтә арта.  Мәгълүматларга ярашлы, кешегә көненә 7 грамм ликопин кирәк.

            Помидор — ялкынсынуларга уңышлы каршы тора. Португалиянең сәламәтлек саклау өлкәсендә тикшеренүләр һәм инновацияләр институты галимнәре, түтәлдәге башка яшелчәләргә караганда, помидорлар антиоксидантлар тупланмасына күпкә баерак дигән нәтиҗә ясаган. Моннан тыш, томатта антоцианнар бар, алар исә хроник авырулардан саклый ала.

            Эчәклек эшчәнлеген яхшырта.

Җепселләргә бай булуы сәбәпле помидорлар  ашказаны-эчәк юлы системасының нормаль эшчәнлеген тәэмин итә ала.  Ул коллаген ясалуына дә булыша. Теш, чәч һәм тире сәламәтлеген һәм матурлыгын саклауда ярдәм итә. Томат суты көчле кояш астында пешүне дәвалый, ә һәркөнне ашау тирене ультрашәмәхә нурланыштан саклый һәм коллаген ясалуына булышлык итеп, яшәртү эффекты бирә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас