

Төнәтмәсен өйдә дә ясарга мөмкин. Ничек ясарга? Өйрәтәбез.
Женьшень турында, татарча «тереклек тамыры» дип тә әйтәләр. Әлеге дару үсемлеге аралиячеләр гаиләсенә керә. Тамырлары кеше сынын хәтерләтә, шуңа күрә, үсемлекнең исеме кытай телендә «кеше-тамыр» мәгънәсен аңлата дигән мәгълүмат та бар.
Июнь һәм июль айларында чәчәк ата, август ахыры сентябрь айларында җимеш бирә. Җимешләре ачык-кызыл төстәге, шарсыман төшләр.
Женьшень кайда үсә?
Безнең илдә женьшень табигаттә бары тик Русиянең Ерак Көнчыгыш районнарында, Хабаровск һәм Приморье өлкәләрендә генә үсә. Күпләп җыю сәбәпле Кызыл Китапка кертелгән.
Ә җир шары буенча әлеге үсемлекне Кытай, Вьетнам кебек Азия илләрендә, Тибетта, Кореядә очратырга мөмкин.
Женьшень кешеләр тарафыннан культуралаштырылган һәм махсус үстерелгәндә кыргый сортларга караганда тизрәк үсә.
Нәрсә белән файдалы?
Женьшень турында юкка гына файдалы димиләр. Файдасы бик зур. Дәвалану өчен тамырын кулланалар. Тамыр составында:
Шушындый физиологик актив матдәләргә бай булуы сәбәпле, женьшень тамыры кеше организмының авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, төрле органнар һәм системаларга уңай йогынты ясый. Әлеге файдалы үсемлекне дару итеп куллану нәтиҗәсендә кешедә гомуми тонус күтәрелә, арыганлык һәм хәлсезлек бетә, матдәләр алмашы яхшыра.
Женьшень тамырыннан ясалган препаратларны физик һәм акыл сәләтен арттыру өчен, эш сәләте кимүдән, ару-хәлсезлектән, каты авырулардан соң аякка басканда кулланалар.
Бу искиткеч файдалы дару үсемлеге препаратларын түбәндәге авырулар булган очракта да кулланырга тәкъдим ителә:
Женьшень препаратлары бөтенләй зарарсыз диярлек, шул сәбәпле аларны озак вакыт дәвамында кулланырга да мөмкин.
Аптекаларда женьшеньның спиртлы төнәтмәләре, драже, төймә, капсулалардагы препаратлары сатыла.
Төнәтмәсен өйдә дә ясарга мөмкин.
Ничек ясарга
Өй шартларында төнәтмә ясау өчен 10-15 грамм вакланган тамырны ярты литр аракыга салып, бүлмә температурасында 15 көн чамасы тоталар. Көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 1 чәй кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы бер айдан — ай ярымга кадәр.
Чыганак һәм фото: tat.nur.tatar