Болар кызыклы!
31 август 2023, 09:15

Татар кызы Румия. Кем ул?

Рита?  Румия!

Татар кызы Румия. Кем ул?Татар кызы Румия. Кем ул?
Татар кызы Румия. Кем ул?

Рита?  Румия!

 


Космонавт Юрий Гагаринны 1961 елның 12 апрелендә космостан җиргә аяк баскач та күргән, каршы алган беренче кеше татар кызы Румия икәнен белмәүчеләр дә бар әле.
Саратов өлкәсе Смеловка авылы янында әбисе Әнихәят белән бәрәңге утыртып йөргән 5 яшьлек кызчык истәлекләреннән:

 “Мин башта күктә ике якты шар күрдем. Аннары җиргә кызгылт киемдә, бауларга уралган бер кеше төште һәм безгә таба атлады. Әбием куркып, догалар укый башлады. Без йөгердек. Ул кеше русчалап безгә дәшкәннән соң гына без туктадык” .
Румиягә Юрий Гагарин исәнләшеп кул бирә. Тик исемен әллә аңламыйча, әллә истә калдыра алмыйча: “Исәнме, Рита!” дип әйтә. Шул көннән башлап, Румия Ритага әйләнә.
Менә шундый чын мәгънәсендә күктән төшкән могҗиза күргән  милләттәшебез Румия Нурсканова бүгенге көндә гаиләсе белән Әстерхан өлкәсендә  Харабали шәһәрендә яши. Румия - Рита тормышта. Сөйкемле кыз үстергән. Ике оныгы бар. Рәсим белән Диана нәнәләрен бик яраталар. Әйткәндәй, Рәсимнең туган көне 13 апрель. Бу бәйрәм гаиләдә Космонавтика көнен дәвам итеп килә.

 

Татар кызы Румия. Кем ул?
Татар кызы Румия. Кем ул?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас