

Башкортстанда яңа туган балалар арасында иң гадәти булмаган исемнәр исемлеге билгеле булды. Аны ЗАГС реестры бастырып чыгарды. Статистика 1 гыйнвардан 31 августка кадәр алынган.
Шулай итеп, иң гадәти булмаган хатын-кыз исемнәре - Айя Оливия, Александрия, Оминави, Биана, Муаззамхан булып чыккан. Малайларга Илтуган, Әмирбәк, Сөләймән, Дархан һәм Ферид кебек гадәти булмаган исемнәр бирелгән.
Иң киң таралган кызлар исемнәре – Амелия (467 кыз), Эмилия (453) һәм София (445), малайлардан – Әмир (605 малай), Артем (450) һәм Тимур (445).
Чыганак: ufacitynews.ru