

Ай-һай моны кем белә икән?
Кытайда моннан ике мең ел элек склепка салып калдырылган тавык йомыркасы табылган. Аны халыкка күрсәтү өчен күргәзмәгә куйганнар. Бу табылдык хәзерге йомыркага караганда кечерәк һәм бик җиңел, ди. Чөнки аның эчендәге сыеклык күптән инде кибеп беткән.
Шаккатмалы “гомерле” бу табылдыкны Борынгы тарих һәм тарихи һәйкәлләр музеена урнаштыргач, музейга килүчеләрнең игътибарын күбрәк әнә шул йомырка үзенә тарткан икән. Бер кеше, музейның “Тәкъдимнәр китабы”на болай дип язып калдырган: “Борынгы кытайлыларның да, бүгенге кебек үк йомырка ашап яшәүләрен белгәч, шаккаттым”.
Фото: media.az