

G20 саммиты делегатларын агрессив резус-макакалар һөҗүменнән саклау өчен Нью-Дели властьлары шәһәрдә лангур маймылларының катыргы сыннарын урнаштыра башлаган.
Макакалар лангурлардан шүрлиләр, шуңа күрә катыргы сыннар аларны куркыта ала. Әлеге маймыллар тавышын чыгарып кычкырып тору өчен 40 кешене яллаганнар. Макакаларны болай итеп алдап булмау очрагы өчен саклауның өстәмә ысулларын әзерлиләр.
Гадәти булмаган бу чаралар макакаларны саммит әгъзалары яшиячәк кунакханәдән ерак тоту өчен тәкъдим ителгән. Саммитка Русиядән РФ чит ил эшләре министры Сергей Лавров барачак.
Соңгы вакытларда макакалар кешеләргә еш һөҗүм итә башлаган. Берничә фаҗигале очрактан соң, шуларның берсе Нью-Дели мэры урынбасары белән булган, макакаларны кыргый хайваннар өчен булдырылган приютларга яба башлаганнар. 2023 елның маенда резус-макакаларны якланучы төрләрдән төшереп калдырганнар. Нәтиҗәдә алар автомат рәвештә сукбай маэмайлар һәм песиләр белән бер категориягә эләккән.
Озын койрыклы лангурлар — мартышкалар гаиләсенә кертелгән приматлар. Алар резус-макакалардан зуррак һәм көчлерәкләр. Гадәттә макакалар лангурлар территорияләрен урап үтәләр, хәтта аларның тавышыннан да куркалар. Шул ук вакытта лангурлар резус-макакалар кебек агрессив түгелләр, кешеләргә дустанәләр. Шуңа күрә Һиндстанда аларны еш кына чылбырга бәйләп куеп макакалардан саклану өчен файдаланалар.
Фото: bangkokbook.ru