Болар кызыклы!
29 Августа 2023, 18:19

Телефон сукырайткан...

Тикшерү кызның күзенә зыян килүен күрсәткән.

Телефон сукырайткан...Телефон сукырайткан...
Телефон сукырайткан...

 

Кытайның Чңанцзяцзе шәһәрендә яшәүче бер кызның ал-ял белмичә кесә телефоны экранына озак төбәлүе сәбәпле бер күзе сукырайган.

            24 яшьлек Сяо Шэньның уң кабыргасына ятып кесә телефоына карап ята торган гадәте булган. Кыз үзе якыннан начар күргән.

            24 августта кинәт кенә бер күзе күрми башлаган. Бәхетенә икенче көнне күзе яңадан күрә башлаган, шулай да ул кичектермичә табибка мөрәҗәгать иткән. Тикшерү кызның күзенә зыян килүен күрсәткән. Күзенең мөгез катламында леопард тиресе сыман бизәк хасыйл булган. Мондый хәл кешедә якыннан күрү бик нык начарайганда була икән.

            Кызганычка каршы, бу чир авыр дәвалана, хирурглар да әлләни ярдәм күрсәтә алмый.  Табиб кызның кабыргага ятып кесә телефонын озак сәгатьләр файдалануы күз күрүен начарайткан дигән.  Хәзер каты сабак алган кыз күзләрен ярты ел саен тикшертеп торачак.

            Шулай шул, техника бер яктан файдалы булса, икенче яктан сәламәтлеккә зур зыян сала. Башка төшмәсә, искә генә алмыйбыз...

Фото:myxiaomi.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас