Болар кызыклы!
29 август 2023, 06:58

Эчеп симергән, дисәләр...

Сыеклыкның шундый йогынтысы буламы?

Эчеп симергән, дисәләр...Эчеп симергән, дисәләр...
Эчеп симергән, дисәләр...

Сыеклыкның шундый йогынтысы буламы?

 

 

Медицина фәннәре кандидаты, онкоуролог Марк Гадзиян кайбер эчемлекләрнең организм өчен аерым зыяны турында кисәтә. Белгеч белдерүенчә, алкоголь һәм баллы газландырылган эчемлекләр аеруча куркыныч.

“Эш шунда ки, спиртлы эчемлекнең бер үзенчәлеге шикәр белән чагыштырганда күбрәк булган югары гликемик индексына бәйле”, — дип язган эксперт үзенең Telegram-каналында.

Гадзиян билгеләп үткәнчә, алкоголь белән алынган калорияләр тиз арада канга керә. Бу артык майның тиз җыелуына ярдәм итә. Симерүгә сыра белән кирәгеннән артык мавыгу да китерергә мөмкин. Анда фитоэстрогеннар — хатын-кызларның җенес гормоннарының аналогы бар.

Табиб сүзләренчә, газировка зарарлы азык өстәмәләре аркасында баш мие өчен куркыныч тудыра.

«Ташламалы үсемлек мае (Е443 азык өстәмәсе) газировкада булып, матдә билгеле бер күләмдә организмда тупланса, хәтер бозылу һәм югалту китереп чыгарырга мөмкин», — дип өстәде ул.

Гадзиян газировканы үлән чәйләре һәм чиста су белән алыштырып эчәргә киңәш итә.

Фото: syl.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас