

Табиб-хирург Александр Умнов дәлилләвенчә, теләсә нинди алкоголь баш мие күзәнәкләрен җимерә һәм организмнан кыйммәтле матдәләрне, шул исәптә магнийны да, юып чыгара. Табиб магнийны нерв системасы сәламәтлеге өчен иң мөһим микроэлемент дип атый. Организмда нәкъ менә магний җитешмәве аркасында кеше кәефенең тиз үзгәрүе белән җәфалана башлый, тиктомалга ачуланучан һәм агрессивка әверелә икән.
Магний җитешмәве шулай ук кешенең когнитив сәләтенә һәм хәрәкәтләр төгәллегенә тискәре йогынты ясый. Шул сәбәпле хәмер кабул итәргә яратучы юк кына сәбәп белән дә тирә-яктагы кешеләр гаугалаша башлый, эш сәләтенә кимүе һәм тиз талчыгудан җәфалана, ди белгеч.