

Чөнки йоклаганда кешенең бөтен мускуллары да диярлек йомшара.
Кеше гәүдәсе бик сыгылмалы, шуңа да ул сын кебек үрә катып йокыга тала алмый. Вертикаль хәлдә тору өчен кешегә мускулларның, нигездә аяк мускулларының, шулай ук вертикальдән аз гына тайпылыш турында да сигнал бирүче мускуллы рецепторлар һәм вестибуляр аппаратының бертуктаусыз эшләп торуы кирәк.
Аларның килешеп эшләвен баш мие тәэмин итә. Ә йокы вакытында баш мие моны контрольдә тота алмый, шуңа күрә, аягүрә йокыга талган кеше шунда ук егылачак. Хәтта тиз йокы фазасы вакытында скелет мукулларының барысы да диярлек йомшара һәм кеше идәнгә “агып” төшә, дип аңлата медицина өлкәсендә тикшеренүче белгечләр.
Фото: ru.gymgrow4man.com