Болар кызыклы!
25 август 2023, 16:28

Ир-егетләр колагына…

Дөрес төзелгән көндәлек режим тестостерон эшләнеп чыгуына һәм ир-егет сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итә.

Ир-егетләр колагына…Ир-егетләр колагына…
Ир-егетләр колагына…

Бу хакта табиб Денис Банный аңлата.

               Тестостерон эшләнеп чыгуы өчен аксым һәм күп булмаган микъдарда май кирәк. Шуңа да ир-егетләр рационына майлы булмаган ит кертергә кирәк. Шулай ук ир-егет сәламәтлегенә булышлык итү өчен Омега-3 һәм Омега-6 майлары мөһим. Бу майларга балык, авокадо, үсемлек мае һәм чикләвек бай.

Шул ук вакытта табиб дөрес туклануның ир-егет сәламәтлегендәге бөтен мәсьәләләрне дә чишеп бетерә алмавын билгели. Шуңа күрә тестостерон дәрәҗәсен тикшертү өчен анализ бирергә һәм белгечкө мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

 

              

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас