

Карбыз берьюлы ике бурычны уңышлы чишә: ул сусынны баса һәм тамакны туйдыра. Моннан тыш, карбыз С,А, В1, В5, В6 витаминнарына, магний, калий, кальций, фосфор, тимер һәм натрийга бай.
Шул ук вакытта бу җиләк шикәр чире белән җәфаланучыларга зыян сала ала, дип раслый табиблар. Бу карбызда шикәр булуы белән анлатыла. Шикәр канга тиз кушыла. Карбыз шулай ук бәвел кудыру көченә ия. Шуңа күрә сидек юллары авырулары булган кешеләргә дә аны ашамау яхшырак.
Сәламәтлеге ныклы булган кешеләргә дә карбызны күп ашау киңәш ителми. Табиб киңәшенә ярашлы, карбызны көннең беренче яртысында ашау яхшырак һәм аны тәүлегенә 500 граммнан артык ашарга ярамый.