

Сәер жираф баласы турында...
АКШның Теннесси штатындагы зоопаркта сәер жираф баласы туган. Сәерлеге шунда ки, ул әнисе кебек тимгелле түгел.
Андый жираф баласын барысы да беренчегә күрә.
Бер генә тимгеле дә булмагана жираф баласы бер ай элек туган булган. Әмма аны, кеше ышанмас дипме, беркемгә дә күрсәтми торганнар.
Жирафларның тимгелләре кыргый табигатьтә дошманнардан саклану өчен бирелгән.
Ул тимгелләр терморегуляция агышында да ярдәм итә.
Белгечләр мондый күренешләр жирафларны популяциясе кимүгә баруга ишарә, ди.
1980 елларда Африкада якынча 155 000 жираф булса, хәзер алар якынча 117 000 калган.
Жираф баласына әле исем кушмаганнар. Тәкъдим ителгән исемнәр 4 сентябрьдә сайлап аланачак. Ә сез ничек атар идегез табигатьнең бу могҗизасын?
Чыганак: РБК Life