Болар кызыклы!
20 август 2023, 12:04

Бушка ашый торгач

 “Аппетитыгыз һәм корсагыгызга караганда мин ялгышырга тиеш түгелмен”, - дип, Төркиядә ял итүче ханымның хәтерен калдырганнар.

Бушка ашый торгачБушка ашый торгач
Бушка ашый торгач

Ял - шәп нәрсә инде ул! Бигрәк тә чит  илдә, мәсәлән, Төркиядә булса һәм отельдә “барысы да кертелгән” булса.

Шундый отельләрнең берсендә ял итүче Лорен исемле ханым көненә унар тәлинкә ризык ашап, ләззәтләнгән. Тик аның күңелле ялын читтән күзәтүче бер ханым бозган. “Авырлы түгелме Сез?”- дип сораган ул. Тискәре җавап ишетсә дә, тикшерелеп карарга киңәш иткән. “Аппетитыгыз һәм корсагыгызга караганда мин ялгышырга тиеш түгелмен”, - дигән.

Лоренның чыннан да ял вакытында корсагы шактый түгәрәкләнгән. Тик аның кәефен артык килолар түгел, ә кешеләрнең әдәпсезлеге, сорамаган җирдә дә үз фикерен белдереп йөрүе кырган.

Нишләтәсең, икесе дә заман чире инде... Берәүләр “бушка” дигәндә чама оныта, икенчеләр ни уйласа, шуны бәреп, кешенең йөзен ерта...  

Бушка ашый торгач
Бушка ашый торгач
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас