

26 яшьлек Долли белән Дейзи Симпсон балачактан Барби курчагы белән генә мавыкканнар. Кызлар балигълык яшенә җитү белән беренче пластик операция ясаткан. Сигез ел эчендә кызларның тышкы кыяфәте аналары да танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән. Аларның гәүдәләрендә хирург пычагы тимәгән урын юк. Моннан тыш, Долли белән Дейзи бихисап косметик процедуралар да ясата: иреннәрен кабарталар, ияләрен, яңакларын, теш казналары "төзәттерәләр", һ.б., Һ.б.
Игезәк кызлар операцияне бер үк вакытта ясатырга тырышкан. Яраткан курчакларына охшарга тырышудан тыш, бер-берсенә булган охшашлыкларын югалтмас өчен дә.
Кызганычка каршы, кызларның пластик операция ясату мәшәкатьләреннән туктарга исәпләре юк икән. Аларның тагын һәм тагын планнары туып кына тора, өсте-өстенә танауларына, күкрәкләренә һ.б. урыннарга операция ясталар. "Безгә Барби курчагына һаман һәм һаман охшыйсыбыз килә",- ди кызлар.
Һәр нәрсәнең чиге була. Каш төзәтәм дип күзләрен чыгармагайлары, бахыркайлар...
Фото:newsae.ru