

Ташкабак сезоны башлану белән, аларны урнаштыру турындагы төрле мәзәкләр, мемнар да калкып чыга. Соңгы вакытта ташкабакларны башкаларга бирүгә кагылышлы нормалар буенча закон турындагы мәзәк таралды. Аны бигрәк чынбарлыкка охшатып ясаганнар. Имеш, Федерация Советында бу тема күтәрелгән. Әлбәттә, бу – фейк. Бу мем төрле пабликларда таралган.
Имеш, бу турыда Русия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко әйткән. Ә мәзәктәге хәбәрнең цитатасы түбәндәгечә:
«Бу – катгый мәсьәлә. Ел саен гражданнар дуслары яки танышлары аша ташкабаклардан котылырга тырыша. Шул кадәр утыртканда, сез нәрсә уйладыгыз? Ниндидер закон булырга тиеш, кемгә һәм күпме бирергә яраганны билгеләргә кирәк. Мәсәлән, туганнарга – 2 зурны, ә танышлар һәм хезмәттәшләргә – 1 уртачаны. Сиңа 5не тоттырып җибәрергә телиләр икән – судка бар, закон синең якта. Әле шулай да була: ишек төбендә калдырып китәләр. Бу хәлләргә нокта куярга кирәк».
Калдырып китәләр, дигәннән, күптән түгел Новосибирскида шундый хәл булган. Бер хатын төнлә 2 машинаның капотына ташкабак куеп калдырган. Бер машинаның сигнализациясе дә эшли башлаган. Хуҗасы йөгереп чыккан, капотта ташкабак ятуын күргән.
«Бервакытта да, беркемнән дә ташкабак яки алма сорамагыз. Үзләре тәкъдим итәр һәм бирер», – дигән язу белән мемнар да йөри социаль челтәрләдә.
Чыганак: "Интертат"

