

Перудагы бер авыл халкы айдан бирле ниндидер сәер затларның һөҗүм итүенә зарланган. Алар үзләре ул затларны "чит планета вәкилләре" дип атаган.
Икиту кабиләсен гаризасын полиция хезмәткәрләре тикшерә башлаган. Җирле халык ике метрлы, олы башлы һәм сары күзле затлар һөҗүменә зарланган.
Кабилә вәкилләре сәер һөҗүмнәр булган төбәктә корыллы көчләр урнаштыруны сораган. Моннан тыш, җирле халык раславынча, сәер затлар мылтыктан атудан курыкмыйлар һәм үзләре теләгәндә күздән эреп югалалар икән.
Шулай ук "чит планета" затының бер үсмер кызга һөҗүм итеп, аның муенын тырнавы турында мәгълүматлар бар.
Нәрсә булыр бу? Әллә шаманнарга җен-пәриләр ияләштеме икән, әллә чынлап та башка планета затларымы?!.
Фото:stranabolgariya.ru