

Алдагы көннәрдә һава торышы ниндирәк була икән?
Алай димәс идек тә, август уртасына җитеп киләбез бит. Көннәр дә гел болай кояшлы, коры булмас, көлеп тормас...
Чынлап та, алдагы көннәрдә һава торышы ниндирәк була икән?
Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген көн, башлыча, явым-төшемсез. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез +21,+26° тәшкил итәр.
Шимбә һәм якшәмбе, 12 һәм 13 август көннәрендә, яңгырлар көтелми.. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Термометр баганалары төнлә +8,+13°, көнчыгышта +3°, көндез +22,+27° күрсәтер.
Их, җәй үтә, җәй үтә дуслар. Кояшлы көннәрнең, кадерле гомерләрнең рәхәтен белеп яшик!