Болар кызыклы!
10 август 2023, 19:43

Эчмәү хәерлерәк

20 ел буена 100 мең кешене күзәткән галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән.

Эчмәү хәерлерәкЭчмәү хәерлерәк
Эчмәү хәерлерәк
Шикәрле эчемлекләр эчү бавыр яман шеше һәм башка чирләре килеп чыгуына сәбәпче. 20 ел буена 100 мең кешене күзәткән галимнәр шундый нәтиҗәгә килгән.
Көненә бер порциядән кимрәк классик газлы эчемлек яисә татлы җимеш эчемлеге эчкәннәрдә, аена 3 тапкырдан да ешрак эчмәгәннәргә караганда, бавыр яман шеше авыруы барлыкка килү куркынычы 85 процент тәшкил иткән. Ә бавыр авыруыннан үлү очрагы аларда 68 процентка югарырак булган һәм бу шактый куркыныч сан.  
Әгәр кеше фастфуд ашап газировка эчсә, компьютер артында утырганда яисә телевизор караганда, кешенең бавыр чиренә тизрәк  дучар булу куркынычы арта.  Әгәр кеше бер-ике сәгать, мәсәлән, теннис яисә башка төрле физик күнекмәләр белән шөгыльләнсә, шикәр майга әверелмичә янып бетә. Кызганычка каршы, бүген татлы газлы эчемлекне эчүчеләр гаять күп. Аеруча яшьләр аның белән мавыга. 
Татлы булса да бик куркыныч та икән шул, шуңа күрә, татлы газлы эчемлек эчәр алдыннан галимнәрнең кисәтүләрен искә төшерик.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас