Болар кызыклы!
2 август 2023, 10:55

Кисәткәннәр

Петербургта десантчылар аркасында кайсыбер фонтаннарны сүндерү белән янаганнар.

КисәткәннәрКисәткәннәр
Кисәткәннәр
Десант гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр бәйрәмнәрен билгеләгән көнне фонтанда коенырга яраталар. Шул  сәбәпле бүген Петербургта десантчылар аркасында кайсыбер фонтаннарны сүндерү белән янаганнар. Бу хакта "Водоканал  Санкт-Петербурга" унитар предприятиесе хәбәр иткән.
Предприятие җитәкчелеге һава-десант гаскәрләре көнендә фонтаннар гадәттәге режимнарында 9дан 22.00 сәгатькә кадәр эшлиячәк дигән.  Әмма оешма белгечләре фонтанда коенырга теләүчеләрне күреп калган очракта корылмага су бирү тукталачак дигән. 
"Водоканал" фонтаннарда су коену гигиенага ярашлы булмавын һәм яралану куркынычы гаять зур булуы турында искә төшерә. Моннан тыш, фонтанда коену архитектура корылмасына зыян салырга мөмкин. 
Фото spb.mk.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас