Сәламәт туклану" гыйльми-тикшеренү институты директоры урынбасары, диетолог-консультант Алексей Кабанов әйтүенчә, бәрәңге һәм попкорн билгә артык сантиметрлар өстәми. Әлбәттә, серен белеп һәм чамалап ашаганда.
Белгеч аңлатуынча, кешенең авырлыгы продуктны ашаганнан түгел, ә әзер ризыкка кушылган өстәмәләрдән арта икән. Шулай ук гәүдә авырлыгы артуына туклану гадәтләре һәм туклану мәдәнияте булмавы йогынты ясамыйча калмый. Мәсәлән, салат ашаганда татлы сут эчмәскә яисә диетик тавык итенә кетчуп кушмаска кирәк.
Бәрәңгегә килгәндә, ул үсемлек продукты һәм ул йөрәк эшчәнлеге өчен кирәкле калийга бай. Ул ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта, сару кайнаудан ярдәм итә. Яшь бәрәңге В витамины төркеменә бай. Ул исә нерв системасына ярдәм итә, ә бәрәңгедә булган аскорбин кислотасы иммунитетны ныгыта.
Бәрәңгенең үзен генә ашаганда файда гына китерә. Акмай һәм соуслар кушып ашау бәрәңгене колорияле ясый.
Попкорн диетик булмаган продукт дип санала. Кабанов белдерүенчә, шикәр яисә тоз кушылмаган очракта аның калориялелеге икеләтә кимиячәк.Кузаклылар да кешене симертә дигән ышаныч бар. Бу да дөреслпеккә туры килми. Белгеч раславынча, борчак, ногыт (фасоль), ясмык (чечевица) үсемлек аксымына бай һәм алар тамакны да тиз туйдыра. Кызганычка каршы, без, кешеләр, аксымны күбрәк терлек продуктларыннан алырга күнеккәнбез шул. Ә аның зыяны юк дип әйтеп булмый.