

Дүрт ел элек кенә атка атланмый башлаган.
Бразилиянең Педра-Бонита шәһәрендә яшәгән, дөньядагы иң өлкән яшьтәге кеше - Хосе Паулино Гомес вафат булган дип яза Estado De Minas басмасы.
Нотариустагы язмаларга ярашлы, ул 28 июль көнне үлгән. 128 яше тулырга нибары бер атна калган булган. Гомеренең соңгы аенда ул инде урыннан тормаган. “Ул бик гади һәм тыйнак кеше булды,” ди оныгы Элиан Феррейра.
Тууы турында таныклыкта 1917 елда гына теркәлгән. Элек бу рәсми эш алып барылмаган. Нәкъ анда Гомес 1895 елда 4 августта туды дип язылган.
Гомес терлекче булган. Дүрт ел элек кенә атка атланмый башлаган.
Нәсел дәвамчыларын күп калдырган Гомес бабай – җиде баласы, 25 оныгы, 42 туруны һәм 11 онык-оныгы бар
Гомес бабайдан кала иң өлкән кеше – 115 яшьлек, чыгышы белән испанлы Мария Браньяс Морера бар.