Боланнар төрле зурлыкта була икән. Дөньяда күсе зурлыгында болан да яши. Канчиль, ягъни тычкан-болан, дөньядагы иң кечкенә болан булудан тыш, иң борынгы тояклы хайван да икән. Уймак-боланның җилкәсенә кадәр биеклеге нибары - 25 сантиметр. Гәүдә озынлыгы койрыгы белән 55 сантиметр, авырлыгы исә 2,5 килограммнан артмый.
Уймак-болан Җир йөзендә моннан 50 миллион ел элек пәйда булган һәм шул чордан алып аның тышкы кыяфәте бер дә үзгәрмәгән дип раслый галимнәр.
Канчиль көньяк-көнчыгыш Азиядә - көньяк Кытайда, Ява, Борнео, Суматра утрауларында, кыскасы, җылы климатта яши.