

Дөньяда яшәүче 40 процент халыкның каны беренче төркемгә керә икән. 32 проценты - икенче төркем канлы.
Каны беренче төркемгә кергән кешеләр күп илләрдә өстенлек итә, ләкин Европа һәм Япониядә каны икенче төркемгә кергән кешеләр күбрәк яши. Пакистан белән Бангладешта каны өченче төркемгә кергән кешеләр киңрәк таралган.
Азияда беренче төркем кан 38,1 процент халыкта очраса, икенче төркем кан - 28,6 процент халыкта диелә. Өченче төркем - төбәкнең 25,8 процентында. Европада икенче төркем канлы кешеләр өлеше - 41,2 процент, беренче төркем- 39,2 процент.
Америка, Африка, Океания, Якын Көнчыгышта һәм Кариб бассейны илләрендә беренче төркем канлы кешеләр күбрәк икән.