Болар кызыклы!
26 июль 2023, 10:48

Шагыйрьләргә илһам биргән чишмә яңа сулыш алды

Авыл халкы белән шигырь кичәсе уздырылды.  

Шагыйрьләргә илһам биргән чишмә яңа сулыш алдыШагыйрьләргә илһам биргән чишмә яңа сулыш алды
Шагыйрьләргә илһам биргән чишмә яңа сулыш алды

Авыл халкы белән шигырь кичәсе уздырылды.

 

Якын көннәрдә Башкортстанның Кушнаренко районы Гомәр авылында чишмә ачу тантанасы узды. Бу - Татарстанның Халык шагыйре Рәдиф Гаташ балачакта суын эчеп үскән  чишмә. Ул Рәдиф абыйның һәм авыл халкының тырышлыгы, матди ярдәме белән төзекләндерелгән. Әлеге бәйрәм Рәдиф Гаташның бертуган абыйлары, игезәкләр Рәшит һәм Рәфит Гатауллиннарның 85 еллык юбилейлары көнендә узды.
⠀Тантанада Кушнаренко районы башлыгы Марат Әхмәдуллин,  Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрәләр Халисә Мөдәррисова, Дилә Булгакова, "Татарстан" радиосы хезмәткәре, шагыйрә Дания Нәгыйм һәм башкалар катнашты.
⠀Әлеге чаралар бертуган Гатауллиннарның туган авылы Марста дәвам итте. Монда авыл халкы белән шигырь кичәсе булды. Соңрак Сәет авылында Рәшит һәм Рәфит Гатауллиннарның рухларына дога кылып, Коръән ашы белән төгәлләнде.

Шагыйрьләргә илһам биргән чишмә яңа сулыш алды
Шагыйрьләргә илһам биргән чишмә яңа сулыш алды
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас