

Отпусктан соң эшкә чыктым. Үземне балалар бакчасындагы сабый кебек тоям– елысым һәм өйгә кайтасым килә!
**
–Я ничек отпуск? Тагын Төркиядәме?
–Кирәге бар иде Төркиянең. Үзебезнең Башкортстан табигатеннән дә матуррагы, ямьлерәге бармы соң?!
–Ипотека алдыгызмыни?
–Әйе...
**
Отпускта ял итү шулкадәр рәхәт! Телим –җыештырам, телим–юам, үтүклим. Ә теләсәм чыгып китәм дә утыйм, су сибәм, чокыйм, казыйм...
**
–Белмисеңме, быел кайда очсызга гына ял итеп була ул?
–Беләм.
–Кайда?
–Өеңдә диваныңда.
**
Безнең коллективтан бер директор гына ялга китте, әмма бөтен коллектив ял итә.
**
Хөрмәтле русиялеләр! Туган илегезне саклагыз – чит илдә ял итегез!
**
–Отпускыңны кайда үткәрдең?
–Өч көнен тауларда.
–Калганын?
–Гипста..
**
Ир белән хатын ялга әзерләнә .
–Балаларны әниләргә кайтарырбыз.
–Эт белән тутыйкошны апага биреп торырбыз.
–Песине күрше алып торса...
–Фатирда шундый тынычлык урнашачак! Ял итәргә каядыр барып торасы да юк!
**
Турагентлыкта эшлим. Ял итәргә киткән турист смс яза. “Безгә Төркиядә шундый ошый! Рәхмәт!” Менә уйлап утырам. “Сез– Египетта!” дип җавап язаргамы-юкмы?..
**
Сул күзем яңа гына тартышмый башлады. Ә отпуск беткән дә...
**
Салым инспекциясенә бер ир килә.
–Әйтегезче, миңа кайчан отпуск алырга рөхсәт?
–Сез бездә эшләмисез бит.
–Сездә эшләмәсәм дә, сезгә генә эшлим!
**
–Быел кайда ял итәргә булдыгыз?
–Без хатын белән акчаларны санап карадык та быел бөтенләй арымаганлыгыбызны аңладык.