Болар кызыклы!
24 июль 2023, 15:20

Күл төбеннән җәүһәр кашлы алтын йөзек тапкан

Егет әкияттәге сыман, җәүһәр кашлы алтын балдакны эзләп, күл төбенә төшеп киткән.

Күл төбеннән җәүһәр кашлы алтын йөзек тапканКүл төбеннән җәүһәр кашлы алтын йөзек тапкан
Күл төбеннән җәүһәр кашлы алтын йөзек тапкан

Кушма Штатларда яшәүче Майкл Пелли исемле аквалангист күл төбеннән җәүһәр кашлы алтын йөзек тапкан һәм аны иясенә тапшырган.
Әлеге ир сулыкларда югалган әйберләрне эзләү белән шөгыльләнә икән. Ул судан бихисап кесә телефоны, сәгать, күзлек, ачкыч, ювелир бизәнгечләре тапкан.
Быел июль башында дайверга Калифорния штатының Бейкерсвилд шәһәрендә яшәүче бер хатын мөрәҗәгать иткән. Дженни исемле хатын 13 метрлы күл төбенә төшеп киткән никах балдагын табып бирүен үтенгән.
Майкл Пелли ризалашкан һәм, әкияттәге сыман, җәүһәр кашлы алтын балдакны эзләп күл төбенә төшеп киткән. Әкияттә бар да җиңел, әмма гамәлдә бу тормышка ашмастай үтенеч бит. Балдакның табылуына дайвер үзе дә ышанып җитмәгән. Күл төбе ләмле, шул сәбәпле тирә-якта берни күрү мөмкинлеге булмаган. Кыйммәтле бизәнгечне эзләп табу өчен Пелли су асты металл эзләгече һәм фонарь файдаланган.
Аквалангист күл төбен, агач ботаклары һәм башка чүп-чардан арындыра-арындыра эзли торгая, зур җәүһәр кашлы алтын балдакны күргән. "Тапкач, бик нык шатландым, чөнки аны табу ихтималлыгы бик кечкенә иде бит",- дип истәлекләре бүлешкән Пелли. Дженниның шатлыгы чиксез булуын да күз алдына китерүе кыен түгел. Әйткәндәй, аквалангист бу кадәр тирәнлеккә тәү тапкыр төшүе белән дә бүлешкән.
Пелли кешеләргә бушлай ярдәм итә, әмма күпләр аңа бүләк бирергә тырыша икән. "Яхшы күңелле кешеләр эшемне югары бәяли һәм шуңа да миңа бу эш белән шөгыльләнү ошый. Өстәвенә, мин тетрәндергеч тарихлар коллекциясенә ия булам",- ди әлеге чын ир-егет.

Фото: Unsplash.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас