Болар кызыклы!
21 июль 2023, 08:40

Патчи никадәр файдалы?

Косметика кибете - ул хатын-кыз җәннәте.

Патчи никадәр файдалы?Патчи никадәр файдалы?
Патчи никадәр файдалы?

Бүген косметиканың нинди төре генә юк?!. Мең дә бер төре генә дисәк, күлдәге тамчы сыман кебек кенә булыр. Хәзер косметиканың махус зур кибетләре бар һәм анда җаның теләгәнне сатып алырга мөмкин. Косметика кибете - ул хатын-кыз җәннәте.
Менә соңгы елларда күз төбе шешенүен киметү өчен "патчи" дигән нәрсә дә чыгара башладылар. Хатын-кызлар аны бик яхшы әйбер дип кабул иттеләр һәм рәхәтләнеп файдаланалар. Чынлап та шулаймы соң? Бу хакта табиб-эксперт фикере кызыклы.
Бүгенге көндә патчиларның дүрт төркеме кулланыла. Алар: коллагеннан, тукымадан, гидрогелдән һәм силиконнан ясалган. Патчиларга билгеле состав сеңдерелә һәм, аларның ни белән тулыландырылуларына карап, күз тиресен дымландыра, тигезли, шешенүен бетерә, витаминнар белән тукландыра. Кызганычка каршы, аларның нәтиҗәсе озак вакытлы түгел һәм шуңа да куллануны туктату белән аларның тирегә тәэсире дә югала икән.
Шулай да, вакытлыча булса да файдасы барлыгын кире кагып булмый, шуңа да ашыгыч кирәк булганда кулланырга кирәктер.

Фото:graziamagazine.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас