

Ашаган сыныгыңны калдырсаң, иптәшең ташлар.
Ашап утырган чәйгә икмәк кисәге төшсә, кунак килә.
Әгәр берәрсе ашый торган икмәк кисәген онытып икенчесенә үрелсә, «кемдер ашыгып килә» дип юрыйлар.
Бал белән авызланганның теле татлы булыр, май белән авызланганның теле йомшак булыр.
Баш киемен мунчала итеп идән юарга ярамый - башың түбәнчелеккә төшәр.
Бирәчәк нәзереңне үтәмәсәң, култык астыңа эт имчәге чыгар.
Берәр җиргә барырга чыккач, кире кермә - юлың уңмый.
Ботка пешергәндә болгаткан калагыңны ялама - киявең таз булыр.
Бусагага утырсаң, ярлы буласың, диләр.
Бусаганы атлап керергә кирәк, басып керсәң, өстеңнән сүз китмәс.
Ерактан килгән күчтәнәчне ашасаң, гомерең озыная, имеш.
Идән себергәндә артыңда чүп калдырсаң, киявең карт булыр.
Идәнгә пычак төшсә, ир кунак килә.
Ишектән кергәндә итәк кысылса, кунак килә.
Казан өстеннән ашасаң, фәкыйрьлек килә.
Караңгыда ашама - киявең карак булыр.
Кашык төшеп китсә, хатын-кыз кунак килә.
Кеше кулыннан энәне тотып алма - дошманлашырсың.
Киемне сул ягы белән төреп куярга ярамый - бәхетең киреләнеп килми торыр.