

Акча гөлен күпләрнең өендә күрергә мөмкин. Ләкин аны өйдә дөрес урынга урнаштырсаң гына акча бирә, ди бит имеш.
Акча каналлары бу гөлләрне өйнең көньяк-көнчыгыш ягына урнаштырсаң ачыла икән. Бу зонаны компас ярдәмендә ачыкларга кирәк. Анда гөлләргә уңайлы, якты булырга һәм даими җилләтелеп торырга тиеш. Гөл янында алтынсыман, яшел һәм зәңгәр төсле матур әйберләр урнаштырсагыз, байлык сезне берничек тә урап уза алмас. Ә менә акча гөле янында иске, ямьсез, ватык һәм китек әйберләр булса, байлык каналлары ябыла, имеш...
Акча гөле
И, дусларым, хәбәр сөйлим,
Көлсәң дә, көлке инде:
Тәрәз төбенә чүлмәккә
Утырттым акча гөле.
“Өф-өф” итеп карыйм үзен,
Берүк, дим үссен генә.
Уй “материальләшә” дип,
Әйтмиләр белми генә.
Су сипкән саен саныймын –
Яфраклары артмый шул.
Әллә су сыйфатлы түгел,
Әллә килешмиме кул?
Пенсия арткан чагында
Пәйдә булды бер яфрак.
Никтер тиз өзелеп төште...
Тордым шуңа аптырап.
Әллә ничә кат урадым
Интернетның битләрен.
Акча гөле үстерүнең
Серен белеп җитмәдем.
Чүлмәкләрдә акча үссә,
Үстерер иде кем дә.
Күпме акчаны уйлама –
Кәшилүк буп-буш гел дә.
Тәнзилә Назарова-Исәнбирдина.