Болар кызыклы!
16 июль 2023, 12:53

Ә се з аның белән чәй эчәсезме?

Дөнья галимнәре һәркемгә яхшы таныш бергамот үсемлегенең каты калдыкларының медицинада күп нәрсә вәгъдә итүен ачыклаган.

Ә се з аның белән чәй эчәсезме?Ә се з аның белән чәй эчәсезме?
Ә се з аның белән чәй эчәсезме?
Без бергамотны кара чәйгә өстәмә буларак кына бераз беләбез.  Әлеге бергамот цитрусы апельсинның "туганы" икән.  Бергамотның фенол кушылмаларына һәм эфир майларына бай булуы, аларның исә үзләренең антиоксидантлары белән ялкынсынуга каршы торулары, иммун системасын яклау үзенчәлекләренә ия булуы билгеле. 
Бергамот җимешләреннән сут һәм май сыгалар. Эшкәрткән чакта җимешнең каты калдыклары "пастаццо" кала. Гадәттә аны малга ашаталар яки, иң яхшы очракта, пектин җитештерүдә кулланалар. Авторлар пасстаццодан алынган бергамот җепселләрендә шактый полифенол һәм флаваноидлар калуын искә алган.
Тикшеренүләр өчен 2022 елда җыелган бергамотны алганнар. Җимешләрне кабыгыннан тазартканнар һәм пастаццо алу өчен ныклып сыкканнар.  Аннан бергамот җепселләре белән порошок ясаганнар. Җепселләр анализы файдалы кушылмаларның булуы һәм аларның антиоксидант активлыгына ия булуларын һәм кислород радикалларын йота алулары ачыкланган.
Галимнәр бергамотның йогынтысын пробиркада тикшергәннән соң, җепселләрнең кешелек дөньясында киң таралаган  деменциянең бер төре -  Альцгеймер чиреннән ярдәм итә алуын ачыклаганнар.
Пробиркадан соң тикшеренүләрне башта хайваннарда, аннан кешеләрдә сынап карамакчылар. Көтелгән нәтиҗәләр расланса, бергамот җепселләрен Альцгеймер авыруын дәвалау һәм профилактикалауда кулланырга мөмкин булачак, дип билгели тәҗрибә авторлары.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас