Болар кызыклы!
16 Июля 2023, 08:55

Койрыклы үсмер

Һиндстанда күп кеше чын койрыгы булган үсмергә табына башлаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Койрыклы үсмерКойрыклы үсмер
Койрыклы үсмер

Сурреш исемле малайда үсеп чыккан 60 сантиметрлы рудиментны индусларның данлыклы "Рамаяна" эпосының койрыклы төп персонажларының берсе белән чагыштыра башлаганнар. Әмма Суррешның койрыгы чәчләрдән тора. Алар шулкадәр озын ди ки, ул хәтта аларны толым итеп үрә икән.
Малайга 5 яшь булганда әтисе баланың "койрыгын" кисеп алырга җыена. Әмма Сурреш кинәт каты авырып китә. Гаилә моны күктән төшкән билге итеп кабул итә һәм башкача баланың умыртка сөягендә үскән чәчләргә тотынмаска карар итә.
Табиблар исә бу хәлне генетик мутация дип атый. Әнисе авырлы булганда рационында балага кирәкле туклыклы матдәләр җитешмәүдән дип аңлаталар.
Сурреш үзе исә үзен илаһи итеп тоймый, ди. Чөнки койрык аңа кешечә тулы кыйммәтле тормышта яшәргә комачаулый: ул нормаль утыра һәм ята алмый. Теләгән киемен кия алмый. Ул шулай ук торган һәм утырган чакта көчле авыртынулар кичерә икән.
Әйткәндәй, һиндстанда сәламәтлекләрендә җитди тайпылышлар булган балаларның шактый күп тууы билгеле.

Фото:sportishka.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас