

Су асты затын дайверлар күргән. Сельд короленең кабыргаларында тирән тишекләр, үзе бер урында катып калган. Әйткәндәй, еланга охшаган әлеге балык суда башын өскә күтәреп, вертикаль рәвештә йөзә икән.
Дөнья күргән видеода сельд короле, ягъни аны икенче төрле каешбалык дип тә атыйлар, янында дайверлар бәләкәй булып куренәләр.
Японнар сельд короле җир тетрәүләр, һәлакәтләр, фаҗигаләр булуын фаразлый дип раслый. Галимнәр сельд балыгы белән стихияле бәла-казалар арасында бәйләнеш булуы турында гыйльми раслаулар юк дип саный. "Бу күрсәткеч никадәр дөрес күрсәткеч була аладыр,әлегә билгеле түгел, чөнки бу балык үтә сирәк очрый",- ди алар.
Шулай да экспертлар, каешбалыкның бер километрга кадәр тирәнлектә йөзүен искә алганда, бу теориядә ниндидер мәгънә булуын да кире какмыйлар. Шуңа да галимнәр һәр тотылган каешбалыкка уникаль очрак дип, зур әһәмият бирәләр.
"Кыямәт көн балыгы" Тын, Атлантик һәм Һинд океаннарында бер километр тирәнлектә яши. Сельд короленең озынлыгы 11 метрга кадәр җитә, дип раслыйлар. Балыкның сельд короле дип аталуына килгәндә, Норвегия балыкчылары аны беренче тапкыр 1772 елда сельд балыгы көтүендә күргәннәр.
Фото:chudo-prirody.com