

“Син үзеңне бәхетле тоясыңмы?” дигән сорауга SuperJob сервисы сораштырулар үткәргән. Нәтиҗәләр болай: 10 уфалының 8е үзен бәхетле кеше дип саный икән.
Шунысын билгеләргә кирәк: кереме күбрәк булган кешеләр үзләрен тормыш белән тулы гормониядә тоя: мәсәлән, хезмәт хакы 80 меңнән артып китүче респондентлар арасында үзләрен тулысынча бәхетле дип санаучылар, 50 меңнән азрак акча эшләүчеләр белән чагыштырганда, сизелерлек күбрәк икән (34 процент – 16 процентка каршы). Үзләрен бәхетсез дип санаучылар ир-егетләр арасында, хатын-кызлар белән чагыштырганда, күбрәк (8 процент һәм 5 процент).
Киң таралган һөнәри төркемнәргә килгәндә, үзләрен тулысынча бәхетле дип шәфкать туташлары(46 процент), сатып алу буенча менеджерлар (42 процент) һәм укытучылар (40 процент) саный. Ә менә сәркатибләр (23 процент) һәм юристлар (20 процент) үзләрен дөньядагы иң бәхетсезләр дип ышана...
Фото: dszn.ru