Болар кызыклы!
27 июнь 2023, 17:52

Академик белән онытылмас очрашу

... Бу юлы галимнәр, җәмәгатьчеләр, тарихчылар Русия Фәннәр академиясе академигы, физика-математика фәннәре докторы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, РФА Океанология институтының фәнни җитәкчесе Роберт Нигъмәтуллин  белән очрашты.

Академик белән онытылмас очрашуАкадемик белән онытылмас очрашу
Академик белән онытылмас очрашу

Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегендә Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге клубында  чираттагы очрашу узды.

Бу юлы галимнәр, җәмәгатьчеләр, тарихчылар Русия Фәннәр академиясе академигы, физика-математика фәннәре докторы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, РФА Океанология институтының фәнни җитәкчесе Роберт Нигъмәтуллин  белән очрашты.

Чара барышында 83 яшьлек Роберт Искәндәр улы үзе турында, галимлек юлындагы авырлыклар хакында бәян итте, килгән кунакларның бик күп сорауларына җавап бирде. ⠀

Очрашуда галимнең тормыш иптәше Венера ханымның катнашуы аеруча ямь өстәде. ⠀

Әйтергә кирәк, татар зыялылары клубын оештыручы Нәфисә Акчурина Уфада яшәүче татарларга берсеннән-берсе уңышлы,  югары үрләр яулаган шәхесләр белән очрашу, аралашу мөмкинлеге тудыра. Һәм бу шәхесләр белән әңгәмәләрне сыйфатлы видеолар аша киң җәмәгатьчелеккә дә таратуны үз бурычы итеп күрә.

Академик белән онытылмас очрашу
Академик белән онытылмас очрашу
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас