

Куян тиресеннән чыдам ул.
Приморьеда Находка каласында "Палеоавыл" археологик комплексында “Балык тиресе” палео-резиденциясе эшли. Балык тиресен эшкәртү дәресләрен этнограф алып бара. Ул үзенчәлекле тирене эшкәртү серләрен борынгы Ерак Көнчыгыш халкыннан сакланып калган технологияләр буенча белә.
Осталык дәресләрендә балык тиресен махсус корал ярдәмендә салдырып, иләп, элеп киптереп (хуэлэн) рәвешенә китерергә тырышалар. Ахырда һәркем үзе теләгән әйберне ясый ала. Ә балык тиресеннән каештан башлап, хатын-кыз сумкасы кебек нәзәкатьле әйберләр ясап була.