Болар кызыклы!
12 июнь 2023, 13:15

Үзенчәлекле ярыш

Сабантуйда нинди генә уеннар, ярышлар оештырылмый да инде.

Үзенчәлекле ярышҮзенчәлекле ярыш
Үзенчәлекле ярыш

Тәтешле районында Сабантуй бәйрәмендә быел беренче тапкыр кызыклы тамаша булды -мотоблокта ярыштылар.

Катнашучылар мотоблокларын бизәгәннәр иде. Тамашачыларның карашын Шулган авыл биләмәсенеке җәлеп итте. Мотоблок самолет рәвешендә бизәлгән иде.

Ярышның абсолют җиңүчесе Иван Фәрхетдинов (Иске Кәлмияр авылыннан) булды.

Без мотоблок ярдәмендә җирне сөрергә, бәрәңге утыртырга, кар чистартырга һәм башка эшләр башкарырга күнеккәнбез. Ул мини-трактор кебек. Ә менә аны ярыш машинасы итеп куллану, катнашучыларга беренче тапкыр туры килде. Дулкынлану хисләре катнашучылар арасында да, җанатарлар арасында да булды. Тамашачылар трибуналардан бик теләп күзәттеләр бу ярышны. Чынлап та кызыклы һәм үзенчәлекле ярыш килеп чыкты.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас