Болар кызыклы!
7 июнь 2023, 11:01

Колорадога каршы көрәшәбез

Табигый чаралар белән

Колорадога каршы көрәшәбезКолорадога каршы көрәшәбез
Колорадога каршы көрәшәбез

Американың бу зәхмәте үрчегәч, аны мәңге корытып булмый төсле тоела. Чөнки аңа каршы көрәшү бик авыр. Шулай да, вакытлыча булса да, аны җиңәргә мөмкин. Менә аңа каршы көрәштә үзләрен яхшы күрсәткән берничә чара.
Шуларның берсе - көл. Бәрәңгене утыртыр алдыннан көлгә чумдырып алабыз. Шулай ук көлне бәрәңге үскән чакта яфракларына сибәбез. Бу эшне иртәнге чыкта яисә яңгырдан соң эшләргә киңәш ителә. Көл яфракларга ябышып калсын өчен. Бәрәңге чәчәк атканчы бу эшне ике-өч тапкыр башкару кирәк. Чәчәк атканнан соң бер тапкыр. Агрономнар бер сутыйга 10 кг көл кирәк ди. Көл тәэсирен көчәйтү өчен, аны бәрәңге араларына да сибү мөһим.
Кукуруз оны да шулай ук колородо коңгызына каршы көрәшүдә уңышлы чараларның берсеннән санала. Көл сипкән сыман аны бәрәңге яфракларына сибәргә. Дымлы мохиткә эләккәч кукуруз оны кабара башлый. Нәтиҗәдә, он ашаган коңгыз һәлак була.
Коңгыз кайбер үләннәр исенә чыдый алмый икән. Бәрхет, календула, настурция чәчәкләре, гөлбадран (пижма), песи борчагы исләрен яратмый. Аларны рәт араларына утырту шулай ук нәтиҗәле.
Канлы үлән, ике атнага булса да, бакчаны колорадо коңгызыннан тазартып тора. Аның суты коңгызларны һәм аларның күкәйләрен үтерә. Моннан тыш, аның исе зыянлы корткычларны куркыта. Канлы үләнне ике вариантта кулланырга мөмкин: төнәтмә ясап яисә рәт араларына салып. Төнәтмә ясау өчен канлы үләннең коры һәм яңа өзелгән сабакларын кулланалар. Аларны бидрәгә салып, өстенә су коярга да 15 минутка кайнатырга куярга. Аннан соң бер бидрә суга ярты литр төнәтмә кушып бәрәңге куакларына сибәргә. Ә рәт араларына салынганнарын кипкән саен алыштырып торырга кирәк.
Горчица да бик яхшы ярдәмче дип санала. Ул иң тәү чиратта төп дошманыбыз колорадо коңгызы күкәйләрен агулый. Горчица төнәтмәсен атнага бер тапкыр ясарга киңәш ителә.
Аны түбәндәгечә ясарга кирәк:
100 г горчица + 10 л су + 100 мл 9% уксус;
100 г горчица + 10 л су + бераз хуҗалык сабыны.
Каен дегете дә коңгызга каршы көрәштә яхшы ярдәмче. 100 мл. дегетне 10 литр суда эретергә. Катнашманы атнага өч тапкыр сибәргә.
Колорадо коңгызы әче борычны өнәми. Моның өчен 100 грамм коры борычны 10 литр суда 2 сәгать кайнатырга кирәк. Шуннан соң төнәтмәгә уылган 40 грамм сабын кушарга.
Помидор сабагы да менә дигән материал. Моның өчен помидорның үги сабакларын өзгәч, ваклап турарга да, җылы су кушарга кирәк. 6 сәгатьләп төнәткәннән соң 40 грамм хуҗалык сабыны кырып салырга. Төнәтмә әзер.

Фото: pro-dachnikov.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас