+21 °С
Болытлы


Уфаның Бакалы урамының 70 нче санлы йортында яңа арт-объект пәйда булды. Ул Уфаның символы дип саналган шөрепнең өч яклы үлчәме (трехмерный). Авторы - Мәскәү рәссамы Ским.
Традицион башкорт бизәге төшерелгән бу өч шар, рәссамнар аңлатуынча, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне чагылдыра.
Композициягә караганда өч шар йорт эчендә балконнар ышыгына сыенып урнашкан кебек күренә. Кеше кулы тудырган иҗат димәссең, күзләр шулкадәр алдана...