Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
3 июнь 2023, 10:38

Пионнар чәчәк ата

Быел алар өч атна вакытыннан алда чәчәк атты. 

Пионнар чәчәк ата
Пионнар чәчәк ата

Уфаның Ботаника бакчасында күзләрнең явын алып купшы пионнар чәчәк ата. Быел пионнар өч атна вакытыннан алда чәчәк аткан. Биредә пионның 500-ләп төре һәм сорты үстерелә. Шуларның 32 сортын Башкортстан галимнәре чыгарган.
Ботаника бакчасында сирәк очраучы һәм кыйммәтле дип саналучы ито-гибридлар да урын алган. Алар - селекционерлар тырышлыгы нәтиҗәсе. Әлеге пионнар япон селекционеры Тоичи Ито исемен йөртә. Галим пион сөючеләр хыялын тормышка ашырган: ул сары чәчәкләр чыгаруга ирешкән. Арытаба кызгылт сары һәм алсу-кызыл төслеләрне чыгарган. Безнең бакчаларда исә ак, алсу һәм кызыл төслеләр үсә.
Кояшлы урынны сөюче бу чәчәкне вакытында сугарып, тиешенчә тәрбияләгәндә үзенең чәчәкләре белән озак кына күзләрне иркәләп утырачак. Искә алыгыз: пионнарны агачлар янына якын утыртырга ярамый, чөнки агач бөтен дымны үзенә суырачак һәм нәтиҗәдә пионнар хәлсез булачак, купшы чәчәкләре белән сөендермәячәк.
Әйткәндәй, бүген Уфаның Ботаника бакчасында "Пион фестивале " бара. Гыйльми хезмәткәрләр моны зур вакыйга дип саный.

 

Пионнар чәчәк ата
Пионнар чәчәк ата
Пионнар чәчәк ата
Пионнар чәчәк ата
Пионнар чәчәк ата
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: