Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 июнь 2023, 11:52

Әллә эшлисе килмәгәнме?!.

Суд шулкадәр озак вакыт бәдрәфтә утыру нормаль физиологик ихтыяҗларга туры килми дигән карар чыгарган.

Әллә эшлисе килмәгәнме?!.
Әллә эшлисе килмәгәнме?!.

Кытайда бер компания җитәкчесе еш бәдрәфкә йөргәне өчен эшчене эшеннән азат иткән. Тегесе исә һәр көне 3-тән алып 6 сәгатькә кадәр бәдрәфтә вакыт үткәргән. Сәбәбен операция нәтиҗәләре дип атаган.
Эш бирүче эшченең хезмәт урыныннан озак итеп югалып торуын июльдән сентябрьгә кадәр теркәп барган. Компания язмалары буенча 17 сентябрьдә генә ир-егет заты бәдрәфкә 22 тапкыр барган һәм аның һәр баруы 47 минуттан 196 минутка кадәр сузылган.
Компания аны эшеннән азат иткәндә эшкә соңлау, эштән иртә китү һәм ял көннәренең күп булуы пунктларына сылтанган. Эшче, чыгарган карар белән килешмичә, эшенә кире алуларын таләп итеп Арбитраж судка биргән. Нәтиҗәдә, суд эше Тяньцзин муниципалитетының югары судына кадәр барып җиткән. Бу суд та ирне эшкә кире алуны кире каккан. Суд шулкадәр озак вакыт бәдрәфтә утыру нормаль физиологик ихтыяҗларга туры килми дигән карар чыгарган.
Әйткәндәй, 2021 елдан Кытай Югары суды шәхси компанияләргә 12 сәгатьлек эш көне белән 6 көнлек эш атнасын тыйган. Бу карарны чыгаруга гаять зур киеренкелек аркасында эштә үлем очраклары ешаюы сәбәпче булган.

Фото:santechplanet.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: