Төркиядә көчле җир тетрәү афәтен кичергән бер малай 3,5 айдан соң өеннән меңнәрчә чакырым ераклыкта табылган.
Хокук сагы органнары хезмәткәрләре баланы Нидерландиянең Маастрихт каласы урамнарында тапкан. Алар аның ни сәбәпле урамда ялгыз торуын сораганнар, ләкин малай төрек телендә генә сөйләшкән.
Милләте буенча төрек булган полиция хезмәткәре малай белән сөйләшкән. Малай ата-аналары белән февральдә булган җир тетрәү вакытында каза күрүләрен әйткән.
Баланы социаль хезмәткәрләр кулына тапшырганнар.Аның ни сәбәпле Нидерландиягә килеп эләгүе билгеле түгел.
Искә төшерик: быел февральдә Төркиядә 7,8 баллы көчле җир терәү булды. 52 меңнән артык кеше һәлак булды, дистәләрче мең кеше яраланды һәм йортсыз калды.
Фото:magspace.ru