Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
29 Май 2023, 12:45

СССРны сагынып

Совет чорында товарларга кытлык булу сәбәпле, әйберләргә карата сакчыл караш яшәгән. 

СССРны сагынып
СССРны сагынып

Төптән уйламыйча бер әйбер дә чүплеккә чыгарып ташланмаган, сакчыл совет халкы иске булса да әйберне башка тәгаенләнеш буенча файдаланырга өйрәнгән. Совет чорында «иске яңаны саклый» дигән әйтем гаять популяр булган. Социализм чорында һәр өйдә булган берничә әйберне барлап алыйк әле.

                                     Ишек шторасы

         Открыткалардан ясалган штораларга күпләр кызыккан. Ләкин андый  пәрдәне ясау өчен бик күп скрепка кирәк булган. Открыткаларны кисәкләргә турап, скрепкаларга тигез итеп ураганнар.  Әзер булгач, чиксез горурлык хисләре кичереп, ишеккә элеп куйганнар да, үткән-сүткән саен аларның күңелле кыштырдауларына тыңлап, ләззәтләнгәннәр.

                            Нәкышланган тимер картиналар

Келәм, фаянс сыннар һәм аш-су сервизлары белән бергә тимергә чүкеп, рәсем төшерелгән картиналар, ягъни металл кисәгендә штампланган сурәт бик популяр булган. Бу «гүзәл сәнгать әсәрләре» халык  куллану товарларын җитештерү предприятиеләрендә чыгарылган. Совет чорында сатып алучыларга нинди булса сыйфатлы әйбергә кибет киштәсендә үтми яткан товарларны кушып сатканнар. Тимер картиналар шулар рәтенә кергән. Тимер картиналар һәр йортта, һәр фатирда диярлек булган.

Аларның сюжетлары еш кына романтик рухта булган: виноград тәлгәше тоткан яшь кызлар, дельфин һәм болан сыман матур хайваннар, җилкәнле кораб, каен урманы, әкият персонажлары чагылдырылган.

                            Җыелучы стакан

Бер тапкыр файдаланучы табак-савыт булмаган чорда, каядыр барганда ул бик кулай булган. Әлеге кавырсын стаканны походларга чыкканда, поездларда—ерак юлларга кузгалганда кулланганнар. Урамдагы автоматтан газлы су сатып алыр өчен, аеруча шикчел кешеләр аны үзләре белән йөрткән. Бүген шундый стаканнар яңадан җитештерелә башлады. Тик ул хәзер йә металлдан, йә силиконнан ясалган.

                                               Сетка

Бүгенге көндә уңган хуҗабикәләр Совет чорыннан калган мондый хуҗалык сеткасын бүлмә интерьерын бизәү өчен файдалана. Совет чорында исә, кибеткә барганда алыштыргысыз әйбер булганлыктан, ул һәркемдә булган. Үрелгән сетка бик уңайлы, аны кесәгә төреп салып булган. Каядыр барганда «авось, (бәлкем) юл уңаенда берәр нәрсә алырга туры килмәгәе», дип, аны кесәгә тыгып чыкканнар. Шул  сүздән аның атамасы «авоська» дип таралган. Әйткәндәй, үсмерләр аны тотып кибеткә барырга оялган. Чөнки сетка эченнән кибеттән ни алганың үтәдән-үтә күренеп торган.

Үрелгән сетка үзенә ниләрне генә сыйдырмаган: арбуз, кавын, җиләк-җимеш, алар янына икмәк, пыяла шешәле сөт, кефир, катык! Соңрак аны, авыр әйбер күтәргәндә кулларны кисмәсен өчен, кавырсын тоткычлы итеп чыгара башлыйлар. Авоськада өчпочмаклы төргәккә тутырылган сөтләр салып кайту да бик уңайлы булган. Ул елларда чүпрәк сумкалар да киң кулланылган.

                                               Бидон

Хуҗалыкта бидон да алыштырыгсыз әйбер булган. Металлдан ясалган булганлыктан, пыяла банкалардан аермалы буларак, алар ватылмаган. Шулай ук аның агач яисә кавырсыннан ясалган тоткычы да уңайлы булган. Өстәвенә, капкачлы. Бидон тотып кибеткә сөткә, каймакка, көнбагыш маена, кваска, һәм әлбәттә, сыра сатып алырга йөргәннәр. Урелгән сеткада, каты продуктларны алып кайту уңайлы булса, сыек ризык салып кайту өчен бидон алыштыргысыз булган. Җитмәсә, ул җиләк-җимеш җыйган вакытта да бик уңайлы булган.

                                      Сифон

Совет чорының һәр баласына таныш әйбер. Һәр совет баласының бу әйбергә ия буласы килгән. Бу — өйдә газлы су ясау аппараты.  Татлы, чыжылдаучы һәм танауны кытыклаучы сыекча балаларның гына түгел, олыларның да яраткан эчемлеге булган.  

         Сифонга махсус баллоннар тутырганнар. Төргәктә 10 данә баллон булган һәм аның бәясе 1сум 30 тиен торган. Өйгә алып кайткач, баллон төргәген чүплеккә ыргытмаганнар, күз карасыдай саклаганнар. Чөнки бушаган балоннарны төргәкләренә салып, кибеткә дистәсен 80 тиен белән илтеп тапшырганнар. Нәтиҗәдә яңа балоннар сатып алганда 50 тиен генә өстәп түләргә кирәк булган.

         Газлы суны җимеш сиропларыннан, вареньедан һәм гади судан да ясаганнар.

СССРны сагынып
СССРны сагынып
СССРны сагынып
СССРны сагынып
СССРны сагынып
СССРны сагынып
СССРны сагынып
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: