Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
28 Май 2023, 15:55

Кем яхшырак пешерә?

Бәхәс тудыручы тема бу.

freepik.com
Фото:freepik.com

Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы «Ашарга кем пешерергә тиеш? Кухняда кем хуҗа?» кебегрәк бәхәсләргә әле һаман да нокта куелмаган.

Русиялеләрнең 47 проценты хатын-кызлар тәмлерәк пешерә дип исәпли. Ә сораштыруда катнашучыларның 16 проценты ир-атлар яхшырак әзерли дигән фикердә. Сораштыруда катнашучының һәр өченчесе (30%) ир-ат та, хатын-кыз да бер үк тәмле пешерә дип уйлый.

Психологлар фикеренчә, хатын-кыз пешерүгә үзенчә карый, ир-ат үзенчә. Ирләр, мисал өчен, рецептның бер генә өтерен дә төшереп калдырмыйлар. Ә хатын-кызлар исә үз белдекләре белән өстәмәләр кертеп, төрле тәҗрибәләр ясарга ярата. Шуңадыр да, бәлки, белгечләр фикеренчә, хатын-кызлар табигать тарафыннан әйбәт пешекче булып яратылган. Ләкин ресторан, кафе хуҗаларының күпчелеге моның белән килешергә теләми. Ирләрне пешекче буларак эшкә алганда, хатын-кыз өчен пешерү - көндәлек мәшәкать, ә ир-ат өчен - сәнгать ул, диләр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: