Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
26 Май 2023, 15:58

Йортына таш төшкән

Германиянең Эльмшорн каласында яшәүче бер ир өендә гаиләсе белән кофе эчеп утырганда ихатасында нидер дөбердәвен ишетә.

Йортына таш төшкән
Йортына таш төшкән

47 яшьлек Мәхмүт Сахин башта моны ниндидер авария дип уйлый, әмма тышка чыккач йорт участогында чокыр хасыйл булуын һәм чокыр эчендә таш күрә.
Мәхмүт Сахинның кызы бу ни икән дип, ташны магнит белән тикшереп карый. Табигый фәннәр өйрәнүче кыз метеоритларның, гадәти ташлардан аермалы буларак, магнитка тартылуын белгән. Магнит ят ташка чат ябышкан.
Метеорит төшүе турында белгәч, Сахинга бөтен дөньядан шалтырата башлыйлар. Шалтыратучылар арасында Германия һәм Америка музейлары һәм коллекционерлары да була. Күктән төшкән ташны сатып алырга теләгән берәү, 3,5 килограмм авырлыгындагы күк җисеме өчен 200 мең евро (17млн. сум) тәкъдим иткән. Сахин гаиләсе әлегә тәкъдимнәрнең берсен дә кабул итмәгән һәм тагын да кызыклырак вариантларны көтәргә карар иткән.
Meteors Working Group оешмасыннан күк җисемнәрен өйрәнүче белгеч Картсен Йонас табылдыкның яше якынча 4, 5 млрд ел дип исәпләп чыгарган. Җир атмосферасына эләккәнгә кадәр ташның авырлыгы 100 килограммга кадәр булуы ихтимал. Таш Марс һәм Юпитер арасындагы астероидлар поясының бер өлеше булган.

Бу хәлгә кадәр АКШта бер торак йортка метеорит төшүе турында билгеле булган. Күк җисеме таш бина түбәсен тишеп кереп, йокы бүлмәсе идәненә төшеп тәгәрәгән. Яхшы, берәү дә каза күрмәгән.
Менә шундый хәлләр. Абай булыгыз, сезнең дә аяк астында нинди дә булса күк җисеме ятмасын?!. Күктән акча ява диюләр дөрес...

Фото:Фото: Mahmut Sahin / The Mirro

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: