Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
26 Май 2023, 15:28

Кырмыскаларны ничек җиңәргә?

Җәй җитсә, бакчачы муеннан мәшәкатьләргә чума.

Кырмыскаларны ничек җиңәргә?
Кырмыскаларны ничек җиңәргә?

Мең төрле мәшәкатьләрнең берсе - кырмыскалар белән көрәшү. Бу мәсьәләдә кемдер химия белән көрәшсә, кемдер әрем белән җиңәргә тырыша. Менә чираттагы бер киңәш. Бакчадагы кырмыскаларга каршы сабын һәм газлы эчемлек ярдәмендә уңышлы көрәшеп була диләр.
Билгеле булуынча, кырмыскалар ояларын җимеш агачлары һәм яшелчә түтәлләре тирәсенә өя. Бөҗәкләргә каршы нәтиҗәле көрәшү өчен бер литр газлы суга, мәсәлән лимонад, бер литр гади су һәм шуңа сыек хуҗалык сабыны кушарга кирәк. Катнашма белән бакчадагы үсемлекләр яфракларына һәм кырмыска ояларына сибәргә кирәк. Сынап карагыз, нәтиҗәсен үзегез күрерсез.

Фото:stroiteh-msk.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: