Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
21 Май 2023, 10:30

Кайда яшисез?

Беренче катта яшәүчеләрнең иммунитеты начаррак була.

freepik.com
Фото:freepik.com

Табиб-терапевт Юлия Коваленко кайсы катттагы фатирда яшәүнең сәламәтлек өчен хәвефсезрәк булуы турында әйткән.

Табиб беренче һәм икенче катлардагы торакка өстенлек бирмәскә киңәш иткән. Сәбәбе – әлеге катларда яшәү үпкә авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра. Ник дигәндә, 1-2нче катлардагы фатирлар подвалга якын урнашкан. Ә ул – гөмбәчек һәм күгәрек “оясы”…

– Үпкә, борын-тамак-колак авырулары, аллергия, тире авырулары, бронхиаль астма белән яный бу. – дигән табиб.

Иң әйбәте – өченчедән җиденче катка кадәр. Өстәрәк урнашкан катларга сәнәгать предприятиеләреннән чыккан төтен-газ сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Ә инде чиктән тыш биек катларда җилләткеч системасы үзенчәлекләренең организмны какшату куркынычы зур, дип билгеләп үткән Коваленко.

Чыганак:tatar-today.ru

Читайте нас: