Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
19 Май 2023, 16:55

Ни өчен күбәләкләр лампа янына җыела?

Яктылык яратканга дип уйласагыз, ялгышасыз. 

Ни өчен күбәләкләр лампа янына җыела?
Ни өчен күбәләкләр лампа янына җыела?

Галимнәр төнге күбәләкләрнең ни өчен яктылыкка килүләренең серен ачкан.

Янып торучы лампага җыелучы күбәләкләрне яктылык эзләп киләләр дип уйлый идегезме? Галимнәр дә моңа кадәр шулай уйлаган, тик хәзер алар фикерләрен үзгәргән.

Баксаң, алар һич тә яктыга үзләре теләп килмиләр икән. Яктыртучы лампалар – бөҗәкләр өчен тозак булып кына тора икән. Чынлыкта алар караңгылыкка очарга телиләр, ләкин очып китә алмыйлар һәм лампа янында әйләнергә мәҗбүр булалар, һәм шунда әкренләп үләләр. Бу ачышны Лондон колледжы һәм Флорида штаты университеты галимнәре ясаган.

Кыскача гына аңлатканда ул болайрак: табигать яктылыгы - ул күк. Күбәләкләр яки бөҗәкләр яктылыкка перпендикуляр оча ( күккә - яктылыкка каршы  очмыйлар). Әгәр сыртың белән күккә борылсаң, димәк горизонталь очасың. Шулай очканда алар лампага очрыйлар һәм шулай тозакка килеп эләгәләр дә инде. Лампа тирәли әйләнәләр-әйләнәләр дә, ә аннан очып чыгып китә алмыйлар. Галимнәр миллиардлаган бөҗәкләрне һәлак итмәс өчен хәвефсез яңа лампалар (лампа с рассеянным светом)чыгарырга тәкъдим итәләр.

Табигатьтә болай да кеше аркасында (мәсәлән, завод һәм транспорт газларына агуланып) бөҗәкләр күпләп үлә, шулай аларны сакларга кирәк, диләр галимнәр.

Фото: proza.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: