Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
12 Май 2023, 09:39

“Красавчик!”

Уфада Парад вакытында сөйгәненә тәкъдим ясаган.

https://ufa.aif.ru
https://ufa.aif.ru

Уфада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган парад башланыр алдыннан үзенчәлекле хәл булган.

Хикмәт шунда: хәрбиләр, кадетлар һәм курсантлар парад башлануы турында приказ көткән арада диңгез флоты солдатларының берсе бар халык алдында сөйгән ярына тәкъдим ясаган.

Социаль челтәрләргә таралган видеодан күренүенчә, егет үзенең җитәкчеләре белән алдан килешкән булса кирәк. Һәрхәлдә, барысы да шома гына килеп чыккан. Солдат сөйгән кызы янына хәрбиләрчә атлап килә. Аннары, бар халыкны шаккатырып, аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Кыз, башта аптырап калса да, “әйе” дип җавап бирә. Егет, алдан әзерләгән йөзеген алып, кызның бармагына кидерә.

Мәйданга җыелган кешеләрнең кайсыберләре солдатка: “Красавчик!” – дип кычкырып, дәрт өстәп җибәрәләр. Ә парадта катнашучы хәрбиләр һәм солдатлар яшьләрне котлап өч тапкыр “Ура!” кычкыралар.

Яшьләргә без дә гаилә бәхете телик.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: