Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
10 Май 2023, 18:22

Cиреньнәрдән йогып калганмы әллә

Йөзеңдәге шушы матурлык.

Cиреньнәрдән йогып калганмы әллә
Cиреньнәрдән йогып калганмы әллә

Йөзеңдәге шушы матурлык.

 

 

Сирень — һәркемгә балачактан таныш хуш исле чәчәкле куак. Аның чәчәк атуы җәй килүен аңлата да инде. Биш чатлы чәчәген табу бәхет иде. Имтиханны “биш”кә бирәм дип ышанып эзли идек…

Хәзер бакчачылар сиреньнең нинди төрләрен генә үстерми! Аларның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел.

 

 Мәсәлән, “Мулатка” сорты — шәмәхә кызыл төстә, “Богдан Хмельницкий” —  катлы-катлы алсу, “Моник Лемуан” — катлы-катлы ак, “Мәскәү сылуы” катлы-катлы аксыл-алсу төстәге чәчәкләре белән аерыла.

 

Сиреньнең матурлыгы, хуш исле булуы карашны, күңелне сөендерсә, чәчәкләреннән ясалган битлек битегезне яшәртеп, сәламәтләндереп җибәрер.

 

Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирень чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Шул массаны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз. Аннары җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз. Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә. Сиреньнәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шул битлекне эшләсәгез, битегез яшәрми калмас.

 

Фото: funart.pro

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: